news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Тыгин: Йортлар янында биек агачлар төтен юлларының эшен бозарга мөмкин

Александр Тыгин: Йортлар янында биек агачлар төтен юлларының эшен бозарга мөмкин

Күпфатирлы йортлар янында үскән биек агачлар вентиляция һәм төтен чыгару юлларының эшенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу, үз чиратында, ис газы белән агулану куркынычын арттыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин белдерде.

Аның әйтүенчә, агачларның ботакларын кисү таләбен кайберәүләр кирәксез дип саный. Әмма бу эш кешеләрнең иминлеге өчен бик мөһим.

«Йорт түбәсеннән биегрәк үскән агач җил билгеле бер юнәлештән искәндә төтеннең кире кайтуына сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә агачларны вакытында кисеп, тәртиптә тоту, төтен юллары, вентиляция каналлары чисталыгы зарур. Бу таләпләрне инкарь итәргә ярамый, без кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырырлык хәлләргә юл куя алмыйбыз», – диде Александр Тыгин.

Ул Әлмәттәге, Луговая, 4 адресы буенча урнашкан биш катлы йортны мисалга китерде. «Күптән түгел анда капремонтны караган идек. Тик йортны биек каеннар һәм тирәкләр уратып алган, билгеле бер яктан көчле җил вакытында алар төтен юлларының эшен бозарга мөмкин. Мин шаярмыйм, агачларны кисеп тору мөһим. Әйе, алар җил вакытында кешеләр, машиналар өстенә дә төшә, тәрәзәләрне дә вата, ләкин алар вентиляция системасына да зыян китерә», - дип мөрәҗәгать итте Тыгин видеоэлемтә аша тыңлаучы муниципаль берәмлекләрдәге хезмәткәрләргә.

«Һәр муниципаль берәмлектә эшләрлек эш бихисап. Гыйнвар-февральдә Бөгелмәдә өч кеше һәлак булды. Нәрсә инде бу? Ваннада яки ишек төбендә кулына ачкыч тотып, мәктәпкә җыенган бала егыла. Балабызга шуны телибезме? Фаҗига бит бу! Кеше өендә тыныч кына яшәргә, ә берни янамаганда тиктомалга өендә үләргә тиеш түгел», - дип ассызыклады Александр Тыгин.

Ул ис газының аеруча мәкерле булуын да искәртте. «Аның төсе дә, исе дә юк. Газ канга үтеп кергәннән соң, кеше еш кына үзен коткарырлык хәлдә булмый, үлемнән кача алмый. Газ арзан, җайлы, ләкин куркыныч нәрсә», - дип кисәтте Баш дәүләт инспекторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot