news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Ткачев Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Фидакарь хезмәтегез, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеше белән бергә, Россия иминлегенең һәм муллыгының төп нигезен дә тәшкил итә, диелә котлауда.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

“Сезнең тырыш һәм фидакарь хезмәтегез, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешен тәэмин итү белән бергә, Россия иминлегенең һәм муллыгының төп нигезен дә тәшкил итә.

Бүген авыл хуҗалыгындагы уңышлар илдәге тотрыклы үсешне күрсәтә һәм иртәгесе көнгә ышанычны арттыра. Без агросәнәгатьтә тагын яңа рекордлар куйдык. Күп эш эшләнде. Һава шартларын нинди булуына да карамастан, быел 128 млн. тонна ашлык җыеп алабыз – бу абсолют рекорд! Җыеп алынган мул уңыш илебезнең һәрдаим артып торучы ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк, терлекчелек өчен сыйфатлы азык әзерләргә, шулай ук Россиянең бодай экспортлау буенча дөнья күләмендә лидерлык статусын ныгытырга ярдәм итәчәк", – диелә министрның котлавында.

Министр сүзләренчә, илебез аграрийлары терлекчелектә дә җитди уңышларга ирештеләр. Бүген без эчке базарны үзебезнең ит белән тулысынча тәэмин иттек диярлек һәм хәзер ирешелгәннәрне ныгытабыз.

"Илебезнең азык-төлек иминлеге тәэмин ителде, кибет киштәләрендә сыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык азык-төлек барлыкка килде. Ашлык, ит, сөт, теплица яшелчәләре һәм җиләк-җимеш – болар алга таба үсеш перспективалары. Бу продуктлар белән без үзебезне генә тукландырып калмыйча, дөньяда иң эре азык-төлек экспортлаучы булып җитешүебезгә ышанып калам мин", – ди Ткачев котлау сүзендә.

"Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, сезнең һөнәри осталыгыгыз, Илебезне һәм Җиребезне яратуыгыз, авылдагы көндәлек хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең авыр хезмәтегез, барлык кыенлыкларга каршы тора алу сәләтегез, сездәге чыдамлык зур яңа казанышларга ирешүдә ныклы нигез булып торуына ышанам. Сезнең һәркайсыгызга нык исәнлек, рухи күтәренкелек, хыял-ниятләрегезнең тормышка ашуын телим, йортларыгызда иминлек-муллык, бәхет-шатлык һәм мәхәббәт булсын!” – дип җиткергән Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100