Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Тихонов: “Җитештерүчәнлек мәйданын ачканда иң зур капитал ул – кадрлар”
Александр Тихонов: “Җитештерүчәнлек мәйданын ачканда иң зур капитал ул – кадрлар”
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Яшел Үзән шәһәренең “Регал” ассоциациясе генераль директоры, “Полюс-Альфа” җитештерү-коммерция фирмасы” ҖЧҖ директоры Александр Тихонов, әлеге фирманың үсеш мәсьәләсе буенча директор урынбасары Владимир Ананченко – бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстанда заманча кооперация һәм аны тирәнәйтү юллары” темасына оештырылган “түгәрәк өстәл” утырышының кунаклары булды.
А. Тихонов “түгәрәк өстәл” утырышында катнашучыларны оешма эшчәнлеге белән таныштырганча, “Регал” 4 җитештерү предприятесе һәм уку-җитештерү үзәгеннән гыйбарәт. Оешмаларның дүртесе дә автомашина төзелеше предприятиеләренә юнәлешен күздә тота. Алар “КАМАЗ” ААҖ ен конвейер белән тәэмин итүгә юнәледерелгән. Александр Тихонов җитәкчелеге астында эшләүче оешмалар 8 автомобиль һәм йөк машиналары предприятиеләрен комплектлаучы детальләр - тормоз системасы, мотор өчен комплектлаучы җиһазлар, агрегат системалары белән тәэмин итү
белән мәшгуль. Шулай ук Мински трактор заводы белән дә килешү төзелгән.
“Дөрес, җитештерүчәнлек башлап җибәрү юлында старт капиталына ия булу - җитди проблема, әмма кредитлаштыру мәсьәләсенә килгәндә, кредит тарихы хәлиткеч роль уйный. Банклар белән хезмәттәшлек схемасы калыплашкан очракта, бу проблеманы хәл итеп була. Минем өчен яшьләр арасында профессиональ кадрларга кытлык проблемасы аеруча кискен санала. Җитештерүчәнлек мәйданын ачканда иң зур капитал ул – кадрлар”, - ди Александр Тихонов. Бу мәсьәләдә аның дәүләт структуралары ярдәменә ышанычы зур. “Гади мастерлар, токарь автоматчикларына, көйләүчеләргә мохтаҗлык бик зур. Уку-җитештерү үзәге генә бу мәсьәләне хәл итә алмый, дәүләт ярдәме кирәк”, - ди ул.
“Полюс-Альфа” җитештерү-коммерция фирмасы” директорының үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Владимир Ананченко, предприятиедә 200 хезмәткәр эшләвен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, оешма “КАМАЗ”, “АВТОВАЗ” ширкәтләре белән хезмәттәшлек итә. “АВТОВАЗ” белән үзара мөнәсәбәтләргә тукталып, ул амортизаторлар җитештерүче заводның “Полюс”ка материалларны һәм җиһазларны арендага бирүен һәм аренда бәясенең символик рәвештә генә булуын билгеләп үтте. “Хәзер җыю предприятиеләре комплектлаучы элементлардан азат ителә, нәтиҗәдә без аларга хезмәт куябыз дигән сүз”, - ди В. Ананченко. Владимир Ананченко тимер юлы оешмалары өчен детальләр җитештерү эшендә катнашу теләген җиткерде.
“Казан төгәл машина төзелеше” заводының финанс һәм сату бүлеге башлыгы Гомәр Җәләлетдинов чыгышында шулай ук кадрларга кытлык проблемасын ассызыклады. Соңгы тапкыр алынган токарь автоматлары искерүенә дә игътибарын юнәлтте. Гомәр әфәнде әйтүенчә, узган елда оешманың җитештерүчәнлек күләме 6-7 миллион сумга тәңгәл булган. 2010 елга 12-14 миллион сумлык җитештерү күләмнәренә чыгу фаразлана. Автомобиль предприятиеләреннән, “Нур” фирмасы комплектлаучы детальләр белән тәэмин ителә. Гомәр Җәләлетдинов шулай ук башлангыч капитал мөһимлеген ассызыклады.
“Казан электр приборы” заводының коммерция директоры Дмитрий Коновалов, оешманың автомобиль төзелеше предприятиеләре белән хезмәттәшлек темпларын арттыруга теләге булуын әйтеп узды. Автокомпонентларның үзкыйммәте югары булуы кебек проблемага басым ясады. “Бүгенге көндә яңа технологияләрне эшкә җигү мәсьәләсе карала”, - дип белдерде Дмитрий Коновалов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз