news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Александр Терентьев Татарстаннан яңа сенатор итеп билгеләнде

Александр Терентьев Татарстаннан яңа сенатор итеп билгеләнде
Владимир Васильев, архив

Татарстан башкарма хакимиятеннән сенатор итеп Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил вәкаләтләрен Терентьев Александр Михайловичка бирергә», – диелә документ текстында.

Карар басылып чыгу көннән үз көченә керә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100