Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Терентьев: Без үзебездә сәләтле яшьләр булуы белән горурланабыз

Россия көнендә Казан Кирмәнендә урнашкан Кол Шәриф мәчете янында «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең финалистлары катнашуында концерт узды.
Чара барлык катнашучылар һәм кунаклар тарафыннан илебезнең гимнын башкару белән башланып китте. Тамашачыларны Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле Александр Терентьев сәламләде.
«Россия – дуслыкта яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренә, бай тарихка һәм мираска ия булган ил. Татарстан Республикасы – күпмилләтле, яшәү, эшләү өчен барлык шартлары да тудырылган, Россиянең ныклы терәге булган субъект. Без үзебездә сәләтле яшьләр булуы белән горурланабыз һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Бүгенге көндә яшьләр белән бик күп оешмалар эш алып бара, «Созвездие – Йолдызлык» фестивале дә алар рәтеннән.
Фестивальнең 25 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, Республикабызда яшьләргә төпле белемнәр, сәләтләрен үстерүгә ярдәм итәрдәй остазларның күплеген билгеләп үткән идек», – диде ул.
Һәм «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленә Дәүләт Советы исеменнән мактау грамотасы бүләк итте, аны ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проектының генераль директоры һәм продюсеры Дмитрий Туманов кабул итеп алды.

Фото: © «Татар – информ», Михаил Захаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз