news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Шохин: Төп ставка 2025 ел ахырына 13-15 процентка кадәр төшәргә мөмкин

Инфляциянең кимүе һәм икътисади үсеш темпларының акрынаюы инде якындагы айларда ук төп ставканы киметү өчен шартлар тудыра. Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге башлыгы Александр Шохин ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, сентябрьгә ставка – 18 процентка, ә 2025 ел ахырына 13-15 процентка кадәр төшәргә мөмкин.

«Төп ставканың кимүе өчен киңлек, һичшиксез, бар: инфляциягә кагылышлы саннар, кайбер тармакларда икътисади үсеш темпларының акрынаюы моңа ярдәм итә. Шуңа күрә ставка июльдә үк төшәр дип уйламыйм, әмма әгәр Үзәк банк сентябрьгә кадәр сузса, бу 1 процент пункты гына булмаска тиеш. Аның сәнәгать һәм башка тармаклардагы икътисади, финанс вазгыятенә йогынты ясарлык дәрәҗәдә кимүе шарт. Ягъни, минем уйлавымча, ким дигәндә 18 процентка кадәр киметергә кирәк. Һәм ел ахырына, минемчә, ул 13-15 процент булырга тиеш», - дип искәртте Шохин.

Ул Петербург халыкара икътисади форумында Хөкүмәтнең икътисади блогы вәкилләре икътисадны «кыздыру» кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрүен билгеләп үтте.

«Әлбәттә, без ставканың төшүен генә көтмибез, ә параллель рәвештә инфляциянең кулай чикләрдә булуы да мөһим. Мин, дөресен генә әйткәндә, Үзәк банкта вазгыятьне катлаулы модельләр буенча модельләштерә алырлык егетләр барлыгына ышанам. Тик миндә шундый тойгы кала: ничек кенә боргаласаң да, барыбер төп ставка инфляциядән ике тапкыр югарырак булып чыга. Әгәр шулай икән, Икътисади үсеш министрлыгының ел ахырына инфляция буенча фаразы - 7-7,5 процент. Үзәк банкның да фаразы шундыйрак. Димәк, ставка 15 проценттан да артыграк булырга тиеш түгел. Әгәр менә шушы гади арифметик модельне нигез итеп алсак», - дип аңлатты Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге башлыгы.

Ул шулай ук 13-15 процент дәрәҗәсендәге төп ставка бизнес мәнфәгатьләре һәм федераль бюджет мөмкинлекләре арасында компромисс булырга мөмкин, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot