news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Славутский: Яхшы әдәбият табылса, Качалов театрында татар әсәрен куярга мөмкин

Халыкара театр көне уңаеннан "Татар-информ"да театр җитәкчеләре катнашында матбугат конференциясе узды.

Александр Славутский: Яхшы әдәбият табылса, Качалов театрында татар әсәрен куярга мөмкин
Султан Исхаков

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский фикеренчә, лаеклы әсәр табылса, татар әдәбиятын сәхнәләштерергә мөмкин. Бу хакта ул Халыкара театр көне уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Минем татар театрлары өлешенә керәсем килми. Татар театры моны яхшырак башкара. Әмма бик шәп әдәби әсәр килеп чыкса, куелуы да мөмкин. Ләкин ул бик югары дәрәҗәдә эшләнгән әсәр булырга тиеш”, - диде ул.

Александр Славутский театрда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын сәхнәләштерү мөмкинлеген дә караган булган. “Бу авторның беренче китабын да укыдым, икенчесен дә... Кызыклы китаплар. Әмма әлегә булып чыкмый. Кую өчен бит әлеге спектакльгә яраклы артистларың да булуы кирәк”, - ди режиссер.

Александр Славутский, Фәрит Бикчәнтәев белән алышынып, ике театрда спектакльләр кую мөмкинлеген әйтте. Килешү барып чыкса, Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Качалов театрында рус әдәбиятын куячак, Качалов театры режиссеры Александр Славутский татар театрында татар әсәрен куячак.

  • Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә татар драматургларының әсәрләрен тәрҗемәдә зур театрларда куелу хыялын җиткергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100