Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Славутский Әтнә театрына ярдәм итергә әзер булуын әйтте
Бүген Әтнәдә Россиядә Театр елы ачылу тантанасы үтте.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Качалов исемендәге рус дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский Әтнә театрына ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Бу турыда ул бүген Россиядә Театр елы ачылу уңаеннан Әтнәдә узган тантанада сөйләде.
“Биредә халык саны 3 500 дип әйттеләр. Монда эшләү өчен театрны бик яратырга кирәк", - диде ул коллегаларын котлап.
- Бүген Әтнәдә Театр елы ачылу тантанасы үтте. Чараның Әтнә театрында үтүе бу театрның 100 еллык юбилеена да бәйле. Әтнә театрына бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул театраль-музыкаль тамашаны карады. Театр әһелләрен котлап, Качалов театры җитәкчесе Александр Славутскийга Почет ордены, Буа театры җитәкчесе Раил Садриевка Татарстанның халык артисты исеме тапшырды.
Александр Славутский республика җитәкчелегенең театрга игътибарлы булуын билгеләп үтте. “Җитәкчелек сәнгатькә тотылган акчаның халык генофонды икәнлеген аңлый. Мондый республикада эшләве рәхәт, - диде ул. – Әнә, безнең авылда да дәүләт театры бар – бу бик яхшы”.
- Әтнә театры юбилеен халык театрының беренче спектакленнән башлап исәпли. 1918 елда район һәвәскәрләре тарафыннан “Бәхет кошы” исемле спектакль куелган. 1911 елда театрга дәүләт статусы бирелде. Хәзер театр Габдулла Тукай исемен йөртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз