news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Сладковскийның дирижер таягы музей экспонаты булды

Танылган дирижер «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясендә катнашты.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский дирижер таягын Татарстан Милли музей фондына тапшырды. Бу хакта «Татар-инфом» хәбәрчесенә   Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

Музей экспонатына әйләнгән дирижер таягы, маэстроның Европа буенча ике тапкыр оештырылган иҗади сәфәрендә катнашкан. Истәлекле таяк дөньякүләм зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганда Сладковский кулында булган.

Татарстан Милли музеенда 1893 елдан бирле «Бүләкләр китабы» алып барыла. Әлеге тарихи басмага тарихи кыйммәткә ия экспонатлар тапшырган шәхесләрнең исемнәре теркәлә килгән. Исемлектә А. Лихачев, О. Александрова-Гейнц, В. Заусайлов, Л. Сиклер кебек данлыклы кешеләр бар. 2011 елдан бу традицияне музейчылар  кабаттан яңартты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100