Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Сладковский: “ТР Дәүләт симфоник оркестрын республикадан читтә таныту зарур”
2010 елның декабре симфоник оркестр өчен тамырдан борылыш чоры булган
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының видеоконференцияләр холлында ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский катнашында матбугат очрашуы булды. Ул, Татарстанның Дәүләт симфоник оркестрына дирижер итеп куелгач, бер ел дәвамында башкарылган эшләр һәм 46 нчы сезонга планнары белән уртаклашты.
Александр Сладковский сүзләренчә, ул симфоник оркестрга җитәкче булып килгәч, коллективның фикерләвен 180 градуска “боруга” һәм эшкә карашын үзгәртүгә ирешкән. “Хәзер музыкантларга - үзләренең эш урыннары бик кадерле. Эш хезмәт хакында гына түгел. Бу аларның потенциалы, эшли алулары турында сөйли”, - дип белдерде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, 2010 елның декабре симфоник оркестр өчен тамырдан борылыш чоры булган: бу айда аларга төрле авырлыктагы дүрт концерт бирергә туры килгән.
2011 елның 27 гыйнвареннан коллектив өчен яңа тормыш башланган: аларга автоном оешма статусы бирелгән. А.Сладковский моны ышандыра алырлык дәлил, иҗатка нәтиҗә ясау дип аңлата. Шулай да режиссер башкарылган эшләрдән канәгать булмавын билгеләп үтте.
А.Сладковский, оркестр тормышында булган вакыйгаларны тасвирлап, бу елның июнендә республика шәһәрләренә концертлар белән чыгуларын, аннан алган тәэсирләрнең гаҗәеп булуын билгеләп үтте. Бу шәһәрләргә тагын 46 нчы сезон ахырында әйләнеп кайтачаклар.
Баш дирижер хәзер оркестрны республикадан читтә таныту мөһим дип саный. Декабрь-март аенда симфоник оркестрны Мәскәүдә көтәләр. 25 декабрьдә алар пианист Денис Мацуевка гыйльми дәрәҗә бирелү уңаеннан Мәскәү дәүләт университеты актлар залында уйнаячак. 26 декабрьдә Чайковский исемендәге концертлар залы тамашачыларын сөендерәчәкләр. “Оркестрның әлеге зал абонементына безнең оркестрның да кертелүе бик мөһим. Төбәкләрдәге бер генә дә оркестр да абонементка кертелмәгән”, - дип белдерде ул. 2012 елның 20 мартында Мәскәүнең Халыкара музыка йортында танылган җырчы Альбина Шаһиморатова белән берлектә концерт куелачак.
Июньдә Татарстанның күренекле оркестры Австриядә узачак “Вертерзее классик” халыкара фестивалендә катнашачак.
46 нчы сезонны 30 августта “Казан көзе” дип аталган, ачык һавадагы беренче халыкара опера фестивале ачып җибәрәчәк. 4 сентябрьдә Казан Кремлендә “Алтынчәч” татар эпик операсы куелачак. Анда Казан дәүләт консерваториясе студентлары катнаша. А.Сладковский хәбәр иткәнчә, опера тулысынча бирелми, чөнки студентларның вокаль мөмкинлекләре әлгеә җитеп бетми, максат – яшьләргә мәдәни мирасны җиткерү.
Әлеге куелышта Казан дәүләт консерваториясенең халыкара бәйгеләрдә катнашкан җырчылар Алинә Шакирова, Айгөл Хөйри, Филүс Каһиров, яшь дирижерлар Илнар Фәйзетдинов һәм Артем Абашев, консерватория һәм Казан музыка көллияте хоры чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз