news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Сладковский симфоник оркестр өчен яңа татар әсәрләре турында хыяллануын әйтте

«Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында баш дирижер яңа әсәрләр нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеген аңлатты.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Дирижер Александр Сладковский Татарстанның симфоник оркестры репертуарына татар композиторы әсәрен алырга әзер. Тик бер шарт белән: ул коллективның хәзерге «визит карточкасы» – Александр Чайковскийның «Легенда о граде Ельце, деве Марии и Тамерлане» операсының өзеге булган «Стан Тамерлана» әсәреннән калышмаска, залны «шартлатырга» тиеш. ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Маэстро, Казанда эшли башлагач, ТР Кинематографистлар берлеге әгъзалары һәм Татарстанның кайбер матбугат чаралары, татар музыкаль мәдәниятенә игътибар булмавына үпкә белдереп, оркестрга форматы белән туры килми торган әсәрләрне көчләп тагарга омтылуы хакында сөйләде. Әмма бу гаепләүләр бернигә дә нигезләнмәгән – композитор Эльмир Низамовка ярдәм күрсәтү, Сладковский тарафыннан Нәҗип Җиһанов исемендәге татар музыкасы һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка фестивальләре оештырылуы шуны раслый, ди баш дирижер.

Александр Сладковский татар композиторларының яңа, талантлы әсәрләре дөньяга килү – аның эчкерсез хыялы булуын, һәр башлангычка ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген искәртте. Тик бер шарт белән – әсәр, «Стан Тамерлана» кебек, ул бөтен тамашачыга да көчле тәэсир итәргә тиеш.

  • Александр Сладковский белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укырга, видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин. Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100