news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Сладковский Казанда төзеләчәк концерт залында 1200 урын булдырырга тәкъдим итте

Әлегә бинаның проектын ясыйлар, аның кайда төзеләчәге билгеле түгел.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский Казанда яңа концерт залын проектлаучыларга үрнәк итеп, «Зарядье» концерт залын мисалга китерде. Әлеге залның акустика мөмкинлекләре турында ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. Баш дирижер искәрткәнчә, Татарстан өчен 1 200 урынлы концерт залы төзү иң дөрес карар булачак. Шул ук вакытта ул проектлаучылар әлегә аның фикере белән кызыксынмавын әйтте.

  • Республикада яңа концерт залы төзү турында инде бер елга якын сүз бара. «Галстуксыз интервью» программасының сентябрь аендагы чыгарылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда төзелеш эшләрен башлау турындагы ниятләрне раслады. Хәзерге вакытта бинаның проекты һәм аның кайда төзеләчәге хакында фикер алышалар.

«Татарстан өчен концерт залының сыйдырышлылыгы 1 500 тамашачыдан да артып китмәскә тиеш. Бу Салих Сәйдәшев исемендәге Зур залдан ике тапкыр күбрәк дигән сүз. Концерт тормышы өчен бу җитәрлек булачак», - ди Александр Сладковский.

  • Әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укырга, видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин. Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100