news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры 49 нчы сезонын ача

Сезон Казан консерваториясе, Нью-Йорктагы Маннес-Колледжы, Рочестердагы Истман мәктәбен тәмалаган Дарья работкина катнашындагы концерт белән ачылача

 (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт симфоник оркестры 18 сентябрьдә үзенең 49 нчы сезенон ачачак.

Сезон Казан консерваториясе, Нью-Йорктагы Маннес-Колледжы һәм Рочестердагы Истман мәктәбен тәмалаган Дарья Работкина катнашындагы концерт белән ачылачак. Концертта Равель, Рахманинов һәм Гершвин әсәрләре яңгыраячак. Сезон ачу концерты исә Американың CAG Records лейблына язылачак. CAG Records (Concert Artists Guild) концерт артистлары гильдиясе, яңа исемнәрне таныту максатыннан, Йью-Йоркта 1951 нче елда оештыралар.

49 нчы сезонда ТР Дәүләт оркестры белән бергә классик музыканың чын легендалары эшләве көтелә. Алар арасында: пианистлар Денис Мацуев һәм Борис Березовский, Михаил Плетнев, дирежер Владимир Федосеев, торбачы Владислав Лаврик, гобойчы Алексей Огринчук, альтчы Максим Рысанов, виолончильдә уйнаучы Александр Князев һ.б. бар.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан оркестры, «Crescendo» фестиваленең 10 еллыгы уңаеннан, чараның арт-директоры Денис Мацуев чакыруы буенча, Мәскәүнең Зур театрында чыгыш ясаячак. Шулай ук, Мәскәү консерваториясенең зур залында һәм Чайковский исемендәге концертлар залында, Санкт-Петербургтагы Мария театрының Концерт залында да чыгыш ясарга планлаштыра. Санкт-Петербургка ТР симфоник оркестрын маэстро Гергеев чакырган. Оркестр чыгышларын Пермь һәм Татарстанның төрле шәһәрләрендә дә тыңларга мөмкин булачак.

Сезон ачылуга, казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунакларына оркестрның инде популяр булган проекты «Фестиваль Денис Мацуев у друзей» тәкъдим ителәчәк. Бу проект былтыр да тормышка ашырылган иде. Танылган пианист Казанда ике концерт бирәчәк һәм “Новые имена” фонды командасын алып киләчәк. 2008 нче елдан алып, Д. Мацуев әлеге фондның президенты булып санала.

Фестиваль кысаларында Мәскәү профессорлары мастер-класслар уздырачак. 26 нчы сентябрьдә көндезге 2 дә исә фондның яңа стипендия ияләре концерт бирәчәк. Фестивальнең беренче көнендә Мәскәүдәге китаплар бастыручы һәм язучы Владимир Пронинның яңа китапларын тәкъдим итү ниятләнелә, дип "Татар-информ"га хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100