news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Сладковский "#2017 елга язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе коллективны ярты елга "Казан" журналына яздырды.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе, Россия халык артисты Александр Сладковский «Татмедиа» АҖендә 10 ноябрьдә старт алган «#2017 елга язылу бүләк ит» акциясенә кушылды. Маэстро оркестрдагы үз коллегаларын ярты елга «Казан» журналына яздырды.

«Бүген мин үз гаиләмне, үз оркестрымны журналга яздырдым. Искиткеч тиңдәшлек: акция «Якыннарыңны һәм туганнарыңны яздыр» дип атала, ә минем өчен оркестр – ул иң якын кешеләрем. Бу бик дөрес акция, без бер-беребезгә ярдәмле булырга тиеш. «Казан» журналы академик сәнгатькә, классик музыкага аерым карашы, мөнәсәбәте белән билгеле. Миңа бу бик якын һәм аңлашыла да. Журнал матур һәм эчтәлекле. Без аны буш вакытта рәхәтләнеп укыячакбыз», – дип фикерләре белән уртаклашты Сладковский.

Басманың баш мөхәррире Юрий Балашов маэстрога Сергей Гольцманның «Шаляпин Казанда» дигән китабын бүләк итте. Китап журнал редакциясе көче белән дөнья күргән.

Акция традициясе буенча, киткән чакта маэстро «Татмедиа»ның Яңа ел чыршысына татарстанлыларга изге теләкләр язап, шәхси автограф белән кәгазьдән эшләнгән шар элеп калдырды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot