news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Сидякин торак-коммуналь хезмәтләр белән бәйле сорауларга җавап бирә

Татарстан халкын кабул итү 2 октябрьдә 13.00-16.00 сәгатьләрдә оештырыла.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 2 октябрьдә, 13.00-16.00 сәгатькә кадәр Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин торак-коммуналь хезмәтләр белән бәйле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү “Бердәм Россия” партиясе рәисенең Казандагы кабул итү бүлмәсендә – К.Маркс урамы 31\7 йорты адресы буенча узачак. Бу хакта Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы хәбәр итә.

Алдан язылу һәм белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 238-10-00.

news_right_1
news_right_2
news_bot