news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Сидякин: Хостелларның торак йортларда да булырга хакы бар

Казанда җәмәгать тыңлауларында "хостеллар турында канун" буенча фикер алыштылар.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин хостеллар (кунакханәнең гадиләштерелгән төре) торак йортларда да булырга хокуклы, дип белдерде. Үз фикерен ул бүген Казанда җәмәгать тыңлауларында “хостеллар турында канун” буенча фикер алышканда җиткерде.

Бүген Татарстан башкаласында “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары “Россия торак кодексының 17 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” җәмәгать тыңлаулары уздырды.

Канун проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 2016 елның маенда беренче укылышта кабул ителгән булган. Анда торак биналарда кунакханәләр һәм шундый вакытлыча урнаштыру тыелу турында әйтелгән булган.

Җәмәгать тыңлаулары кысаларында бүген экспертлар “хостеллар турында канун”га кертелгән соңгы үзгәрешләр, торак фондта күчемсез милек хуҗасын хокукый яктан яклау механизмнары, хостел хуҗаларының хокук һәм бурычлары турында сөйләделәр.

Сидякин хостелларның халык арасында куллануда популяр булуын җиткерде.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты чара соңында журналистлар белән интервьюда “хостеллар турында канун”ны икенче укылышта карауның төгәл вакытын әйтмәде. Шулай да ул, канун кабул ителү-ителмәүгә карамастан, футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр хостеллар белән вазгыять үзгәрмәячәген җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100