news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Шадриков Тимур Акулов туганнарының кайгысын уртаклашты

Тимур Юрьевичның тормыш юлы барыбызга да үрнәк, дип искәрткән Экология һәм табигый байлыклар министры.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Тимур Акулов туганнарының кайгысын уртаклашты. 

«Тимур Юрьевич Акуловның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам.Тимур Юрьевич турында якты истәлекләр мәңгегә күңелебездә сакланыр. Аның тормыш юлы барыбызга да үрнәк", -  дип искәрткән министр.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акуловның кичә 66нчы яшендә вафат булды.

"Татар-информ" Казанда Тимур Акулов белән хушлашырга йөзләрчә кеше җыелды дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100