news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Шадриков: Татар телен күршеләремнән өйрәндем, татар теле – дусларым теле

Чүпрәле районы башлыгы татар әдәбиятын, бигрәк тә шигырьләрне һәм әкиятләрне яратып укуы турында әйтте.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар телен белү фәкать уңай нәтиҗәләр генә китерә. Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

“Бездә (Чүпрәле районында - ТИ) татарлар чуваш телен, ә чувашлар татар телен белә. Гомумән, безнең якта урыслар аз, шуңа күрә, нигездә, татар һәм чуваш халкы белән аралашам. Мин үзем татар телен күршеләрем, танышларым аркылы, сөйләшә-сөйләшә, өйрәндем, шуның өчен гел дусларымның теле белән сөйләшәм.

Һәркем телне белергә, өйрәнергә омтылырга тиеш. Шәхсән миңа татар теле бик якын. Еш кына җыеннарга йөрергә туры килә, татар авылында булганда, рәхәтләнеп татарча сөйлим. Ә чуваш авылында - чуваш телендә. Татар телен белү минем өчен фәкать уңай нәтиҗәләр генә китерде дип әйтәсем килә”, - диде Александр Шадриков.

Чүпрәле районы башлыгы татар әдәбиятын үз итүен әйтте.

“Бигрәк тә поэзияне, әкиятләрне яратам. Татар теле гаҗәеп матур тел ул, андагы сүзләрнең күплегенә сокланам. Әле күптән түгел генә үзебездә шагыйрьләр скверын ачып җибәрдек, анда якташларыбыз исемнәре дә урын алып тора, без алар белән бик горурланабыз”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100