Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Шадриков Казандагы ләм кырларының 2024 елга бетереләчәген әйтте
Сүз Казанның Идел буе районында урнашкан канализация суларын чистарта торган ләм кырлары турында бара.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның Идел буе районында һәм якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләрне борчыган ләм кырлары 2024 елга бетереләчәк.
«2021 елда без вакытыннан алда Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү эшен башлап җибәрдек. Эшне тәмамлау срогы 2024 елга билгеләнгән. Әлеге проект 8 млрд 125 млн сумга бәяләнә», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Сүз Казанның Идел буе районында урнашкан канализация суларын чистарта торган ләм кырлары турында бара. 1974 елдан бирле кулланышта булган ләм кырлары 100 гектар мәйданга җиткән.
«Ләм кырларын күргән кешеләр аларны киптерү буенча башкарыласы эш күләмен аңлыйдыр. Фотографиядән генә аның масштабын күзаллап булмый. Ләм кырларыннан килгән исне шул тирәдә яшәүчеләр генә түгел, шәһәр үзәгендә дә сизә башладылар», — диде Александр Шадриков.
Министр сүзләренчә, ләм кырларын киптерү «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла. Ләм киптерелгәч, ул төзелеш тармагында кулланыла торган продуктка әйләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз