news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Шадриков: Чистарту эшләрендә моңарчы гел булышып килгән актив җитми

«Муниципаль берәмлекләргә, коммуналь, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт, чөнки икеайлык алар җилкәсенә төште», — диде министр.

Александр Шадриков: Чистарту эшләрендә моңарчы гел булышып килгән актив җитми
Солтан Исхаков

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Санитар-экологик икеайлыкта халыкның быел өмәләргә чыга алмавы нәтиҗәсендә төп авырлык юл хуҗалыгы, коммуналь хезмәтләргә төшкән. «Чистарту эшләрендә моңарчы гел булышып килгән актив җитми», — диде Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Татар-информ» агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә.

«Муниципаль берәмлекләргә, коммуналь, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт, чөнки икеайлык алар җилкәсенә төште. Гадәттә гел өмәләргә чыга, тәртип урнаштыра идек. Парк, скверларда эшләдек, сулыкларның яр буйларын чистарта идек. Хезмәткәрләр эшли, ләкин безгә моңарчы гел булышып килгән актив җитми. Былтыр икеайлык вакытында өмәләргә 1 млн 200 меңләп кеше чыга иде», — диде министр.

Александр Шадриков әйтүенчә, икеайлыкны гына көтеп яшәү дөрес түгел. «Бу, билгеле, көндәлек эш булырга тиеш. Җыештырган җирдә түгел, чүп ташламаган җирдә чиста диләр бит. Экологияне сакларга кирәк», — дип искәртте министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot