news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Шадриков: Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер

Александр Шадриков: Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер
Владимир Васильев

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сүзләренчә, Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта әйтте.

«Соңгы 5 елда экологик чараларда катнашучылар саны 1,2 миллионга җитте. Бу һәр өченче татарстанлы катнаша дигән сүз. Без үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Татарстан халкының 94 проценты экологик акцияләрдә катнашырга әзер», – диде ул Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

Министр халыкны агач утырту, һәм санитар-экологик икеайлыкта катнашырга өндәде.

Аның сүзләренчә, соңгы 5 елда Татарстанда табигатьне саклау буенча 52,2 миллиард сумга 850 чара үткәрелгән, шул исәптән 20,4 миллиард сум Татарстан республикасы бюджетыннан бирелгән.

«Узган ел әйләнә-тирә мохитне саклауга 15 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Барлык чаралардан соң, 2,3 миллион кеше үзендә уңай нәтиҗәне сизгән», – ди министр.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot