Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Шадриков: Быел Самосырово полигонына бәйле бер шикаять тә килмәде
Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сүзләренчә, быел халыктан Самосырово полигонына бәйле бер шикаять тә килмәгән.
«Быел Самосырово полигонында рекультивация эшен тәмамлыйбыз. Казан халкы өчен ул бик күп проблема тудырды. 2021 елда килгән шикаятьләрнең 30 проценты Самосырово полигоны, ягъни һава сыйфаты белән бәйле иде. Быел бер шикаять тә килмәде», – дип сөйләде ул Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.
Ул полигонда эшләрнең 2021 елда «Чиста ил» федераль проекты кысаларында башлануын искәртте. 2023 елда объектта 373 миллион сумлык эшләр башкарылачак.
Министр сүзләренчә, бүгенге көндә «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләрдән һава сыйфатына зарланулар килә.
«Бу проблема буенча сәнәгать оешмалары, табигатьне саклаучылар белән бергә эшлибез», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз