news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Радулов 550нче матчында ике гол кертте, тренер белән әйткәләште һәм җиңде

Александр Радулов 550нче матчында ике гол кертте, тренер белән әйткәләште һәм җиңде

Казанның «Ак Барс» командасы плей-оффта «Нефтехимик»ка каршы бишенче уенда 6:1 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • «Нефтехимик» белән «Ак Барс» дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңелгән команда Гагарин кубогы өчен ярыштан төшеп кала. Хәзергә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы исәбендә ике җиңү, ә Казанның «Ак Барс»ы өч җиңү яулады.

Беренче период. Беренче минутта ук исәп ачылды, алканы «Ак Барс» уенчысы Дмитрий Воронков кертте (1:0). Уналтынчы минутта «Нефтехимик» хоккейчысы Ансель Галимов исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев гол кертте (2:1). Унбишенче минутта, шулай ук Казан командасы күпчелеге вакытында, Дмитрий Кагарлицкий Түбән Кама командасы капкасына өченче алканы кертте (3:1). Бер минут та үтмәде, Никита Дыняк дүртенчесен кертеп куйды (4:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» капитаны Александр Радулов исәпне 5:1 итте. Александр өчен әлеге уен Континенталь хоккей лигасында 550нчесе булды.

Өченче периодка «Нефтехимик» капкачысын алмаштырып чыкты: бозга Александр Судницин урынына Андрей Тихомиров чыкты. Период ахырында Никита Дыняк, Евгений Митякин белән бәрелештән соң, кабырга тирәсен тотып чишенү бүлмәсенә таба юнәлде.

Евгений Митякинга көндәшен киртәгә таба эткәне өчен биш минутлык штраф бирелде. «Ак Барс» капитаны Александр Радулов бу мизгелдән соң «Нефтехимик» тренеры Олег Леонтьев белән әйткәләшеп алды. Уен барышында ул «Нефтехимик» хоккейчысы Евгений Кашников белән дә сүзгә керде, Евгений Кашников аны этеп җибәрде, һәм дорфалык өчен ул да штрафчылар эскәмиясенә утырды. Матч бетүенә ундүрт секунд калганда, «Ак Барс» күпчелеге вакытында, Радулов икенче алкасын кертте (6:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Журавлёв – Лучевников;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

«Нефтехимик»

  • Судницин (Тихомиров);
  • Порядин – Митякин – Лещенко, Хохлов – Воробьёв;
  • Шәфигуллин – Попов – Галимов, Гончаров – Березин;
  • Белозёров – Чивилёв – Кизимов, Кашников – Леонтьев;
  • Якупов – Протапович – Купцов, Петрищев – Сидоров.

Киләсе уен Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда булачак. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 11 март 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100