news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Новак: 2026 елда инфляция 5,2 процентка кадәр кимергә мөмкин

Александр Новак: 2026 елда инфляция 5,2 процентка кадәр кимергә мөмкин
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2026 елда Россиядә инфляция 5,2 процентка кадәр кимергә, ә 2027 елдан башлап максатчан дәрәҗәгә – 4 процентка якынлашырга мөмкин. Бу хакта «Ведомости» газетасына РФ вице-премьеры Александр Новак сөйләде.

«Инфляция 2026 елда 5,2 процентка кадәр кимиячәк һәм 2027 елдан башлап 4 процент дәрәҗәсенә якынлашачак», – диде Новак.

news_right_1
news_right_2
news_bot