news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Мясников холестеринны киметә торган продуктларны атады

Иң нәтиҗәле продуктларның берсе - чикләвек.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә сәләтле продуктларны атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, чикләвекләр бу максатларда аеруча нәтиҗә бирә.

«70 грамм чикләвек холестеринны ун миллиграмм аторвастатин киметә. Ул бу күрсәткечне киметү өчен популяр даруларның берсе», — диде табиб «Россия 1» телеканалы эфирында.

Кыргый дөгедә югары холестеринга каршы көрәш өчен препаратлар составына керә торган химик матдә бар, дип билгеләде ул. Табиб шулай ук балыктагы майлы кислоталарның яхшы холестеринны арттыруларын, ә начарын төшерүен искә төшерде. Яшел чәй полифенол хисабына бу күрсәткечкә тәэсир итә, дип өстәде Александр Мясников.

«Кызыл виноград, бигрәк тә тышлыгында ресвератрол — кан тамырларына уңай йогынты ясый торган биологик актив матдә», — диде ул.

Холестеринның дәрәҗәсен контрольдә тоту өчен көнгә бер тырнак сарымсак ашау да җитә, диде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100