Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Медведев: “Спорт яңалыкларын халыкка җиткерүче каләм әһелләре спорт дөньясы вакыйгаларының үзәгендә кайнарга, спорт мохитен нечкә тоемлый белергә тиеш”
Александр Медведев: “Спорт яңалыкларын халыкка җиткерүче каләм әһелләре спорт дөньясы вакыйгаларының үзәгендә кайнарга, спорт мохитен нечкә тоемлый белергә тиеш”
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген халыкара спорт журналисты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә онлайн режимында үткәрелгән конференциядә, әлеге һөнәргә хас үзенчәлекләр турында “Республика Татарстан” газетасының спорт бүлеге редакторы, ТР спорт журналистлары федерациясе вице-президенты, РФ спорт журналистлары федерациясе президиумы әгъзасы Александр Медведев һәм www.sportesti.ru сайты фотокорреспонденты Максим Богодвид бәян итте.
“Спортка башка тормышымны күз алдыма китерә алмыйм. Спорт газеталарын 6 яшьтән үк су урынына эчә идем”, - Александр Медведев спортка мәхәббәтен әнә шул сүзләре белән тасвирлаудан башлады. Университетта тарих-филология факультетында да спорт чаралары аны читләтеп узмаган.
Шунысы хак, спортны яктыртучы журналистлар арасында каләмнәре үткенләнгән үз эшенең чын осталары булган кебек, фактларга күзәтү ясап чыгу белән генә мәшгуль булганнар да аз түгел. Студия кунагы да әнә шул фикерне ассызыклый һәм шуңа бәйле рәвештә, спорт өлкәсендә белемнәрнең әһәмиятенә басым ясый. “Спорт яңалыкларын халыкка җиткерүче каләм әһелләре спорт дөньясы вакыйгаларының үзәгендә кайнарга, спорт мохитен нечкә тоемлый белергә, киеренке мизгелләрне “эләктерү” сәләтенә ия булырга тиеш. Александр Медведев әйтүенчә, терминологияне белү дә мөһим алшарт. Яңа спорт төрләреннән бөтенләй хәбәрдар булмаган “журналистлар”ның да барлыгын инкарь итми ул.
Спорт журналистлары интернетта, башка мәгълүмат чараларында кайчак бөтенләй мәгънәсез, чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүматлар урын алуына шикаятен белдерде. “Ялган һәм уйдырмалар язу әллә ни зур батырлык сорамый, әмма үз эшең өчен җаваплылык хисен тоярга кирәк. Язмамнан “баллы кәнфит” ясыйм дип, “сары пресса” тарафдарлары сафларына басу урынсыз”, - дип, Александр Медведев үзен “сары пресса” вәкиле булмавын да билгеләп узды. Бүгенге очрашуда ул шулай ук спорт дәрьясына әле кереп кенә баручы яшь журналистларга киңәшләрен дә бирде. “Тәнкыйди материаллар язган очракта да, шикаятьләр ишетелгәндә, киресен дәлилләү өчен, үз-үзеңне аклый алырлык “калкан” булуы зарур, һәрвакыт кесәдә “козырь”калдыру мәслихәт”, - ди ул. Спорт темасында уңышсызлыкка дучар булуның тагын бер серен ачты ТР спорт журналистлары федерациясе вице-президенты. “Бу өлкәдә белемсез булган “каләм осталары”ның гади сорауларына спортчылар да җавап бирергә теләми, спорт йолдызлары зыялы журналистларны шундук тоемлый, нәтиҗәдә, интервьюлар да эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыга”, - ди ул.
Спортка гашыйк Александр Медведев спортның бар төрләрен дә якын күреп яктыртмавын да яшермәде. Әйтик, хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча көч сынашуны ул өнәми, шулай ук гүзәл затлар арасында көрәш тә аның күңеленә ятмый икән. Тик спорт турында саллы материаллар иҗат итеп, халыкның яраткан спорт журналистына әверелү өчен олимпия һәм дөнья чемпионнары, башка танылган йолдызлар белән эчтәлекле әңгәмәләр кору, гомумән, алар белән яхшы хезмәттәшлектә тору зарурлыгы бәхәссез. “Үз тырышлыклары белән абруй казанган спортчыларга ихтирамым тирән”, - дигән сүзләрен җиткерде А. Медведев. Сәләтле яшьләрне спортка җәлеп итү юнәлешендә, ул нәтиҗәле килешүләр төзү мөһимлеген ассызыклады.
Спорт вакыйгаларын яктыртуда фотосурәтләрнең роле гаҗәп зур. Фото һәм язылган текст бер-берсен кабатламыйча, гармонияле төстә бер-берсенә өстәлмә рәвешендә сайланырга тиеш. Спортта уңышлы фотоларга ирешүнең гаять катлаулы булуына да басым ясалды студиядә. Бу хакта спорт фотожурналисты Максим Богодвид сөйләде. Ул гадилектән, күңелле мизгелләрдән качып, фотоларда спорт конфликтлары чагылыш табарга тиешлегенә ишарәләде. “Кайвакыт 500 ләп фото арасынннан уңышлы дип 5-6 сы гына табыла”, - ди Максим Богодвид. Бу фотожурналистларның үзләренә карата югары таләпчәнлекләрен раслый.
Спорт журналистикасын үстерү юнәлешендә, махсус федерация булдыру, әлбәттә, зур казаныш. Әмма видеоконференциядә катнашучылар спорт журналистына өйрәтү буенча Казан дәүләт университетында аерым факультативның, республикада хәтта спорт буенча махсус газета булмавына да берникадәр канәгатьсезлеген ирештерде һәм спортка битараф булмаган журналистларның колагына яңа идея тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз