Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Масляков вафат
Совет һәм Россия алып баручысы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Масляков 83 яшендә вафат булган. Бу хакта Шаяннар һәм тапкырлар клубының Телеграм-каналында хәбәр итәләр.
«Ул КВН хәрәкәтендә катнашучылар һәм миллионлаган тамашачы өчен легенда һәм мәңгелеккә шулай булып калачак. 1964 елдан һәм «КВН» тапшыруын алып барды, Россиядә һәм аннан читтә юмор-сатира символына әйләнде», – диелә хәбәрдә.
КВНнан тыш, төрле елларда Масляков «Алла, мы ищем таланты», «Песня года», «Спринт для всех», «Весёлые ребята», «12 этаж» һәм башка тапшырулар алып барды.
Телевидение үсешен керткән өлеше өчен бик күп бүләкләргә лаек булган, шул исәптән «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз