news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Масляков КВНда алып баручы булып кала

Масляков дәүләт унитар предприятиясе генераль директоры вазифасыннан китте.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Александр Масляков “Планета КВН” Мәскәү яшьләр үзәге директоры постыннан киткәннән соң КВНда алып баручы булып кала. Бу хакта “Известия” яза.

“ВКонтакте”дагы КВН халыкара берлегенең социаль челтәр битендә Масляковны хөрмәт итүчеләрне: “Телетапшыруда алып баручы һөнәрен дәүләт унитар предприятиясе генераль директоры вазифасы белән бутамагыз”, – дип тынычландыралар.

Масляков дәүләт унитар предприятиясе генераль директоры вазифасыннан 1 декабрьдә китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot