Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Малькевич: Ялган мәгълүматларга каршы көрәштә Татарстан яхшы эшли
«Татарстанда тавыш бирүдән позитив энергия алдым», — диде РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ялган мәгълүматларга каршы көрәштә Татарстан яхшы эшли. РФ Иҗтимагый палатасының РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек буенча эшче төркем әгъзасы Александр Малькевич журналистларга республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша шулай дип белдерде.
«Татарстанда тавыш биреп, мин республикадагы позитив процессның ирекле илчесе булдым. Ялган мәгълүматларга каршы көрәштә дә республика яхшы эшли. Әйе, милли характерын исәпкә алып, Татарстанга һөҗүм итәләр. Татарстан Президенты матбугат хезмәте оператив рәвештә реакция күрсәтә. Барлык ялган мәгълүматлар буенча бик тиз арада аңлатма бирәләр. „Татмедиа“ да бик яхшы эшли», — диде Александр Малькевич.
Ул 5-6 июльдән Россиядә тагын изоляция керә икән дигән сүз таралганын да, Чаллыны йозакка диярлек ябачаклар дигән имеш-мимешләр булганын да искәртте. «Республика массакүләм мәгълүмат чаралары да, Чаллы хакимияте дә аңлатма бирделәр. Бу мәгълүмати вируска таралырга ирек бирмәделәр», — диде Малькевич.
Белгеч Татарстанда сайлауларның «алтын стандарты» гамәлгә ашырыла, дигән фикердә. «Хәзер бөтен кешегә оештыру дәрәҗәсе турында сөйлим», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз