news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Малькевич: Татарстан бөтен ил өчен патриотик юнәлешләр билгели

Александр Малькевич: Татарстан бөтен ил өчен патриотик юнәлешләр билгели
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда патриотлыкка зур игътибар бирелә, республика бөтен Россия өчен юнәлешләр билгели. Сайлауларның бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында мондый фикерне РФ Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркеме җитәкчесе урынбасары Александр Малькевич әйтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Татарстан бүген патриотик трендлар – юнәлешләр билгели. Бүген биредә гуманитар мәйданчык ачылачак. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков булганга күрә, махсус хәрби операция катнашучылары хәзер җирле үзидарә органнарына кандидат булды. Биредә махсус хәрби операция музее да ачылган. Моның белән илебезнең һәр төбәге дә мактана алмый. Бу мәсьәләгә бары тик Татарстанда гына игътибар итәләр», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, республикада хәрби операциядә катнашучылар өчен кадрлар программасы әйбәт эшли, ул аларга өйләренә кайткач үзләрен бу тормышта табарга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot