Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Малькевич контракт хезмәтенә багышланган беренче «ВСЕ СВОИ» марафонында катнаша
Әйдәп баручы федераль экспертлар – алар арасында Херсон өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының штаттан тыш киңәшчесе, Россия Иҗтимагый палатасы каршындагы Яңа территорияләрне үстерү һәм интеграцияләү буенча координация советы рәистәше Александр Малькевич та бар - контракт буенча хезмәт итүгә багышланган беренче «ВСЕ СВОИ» марафонында катнашачак.
«Мин әлеге телемарафонда катнашуыма шатмын. Луганск Халык Республикасында яшәүчеләр исеменнән республика Рәисе, барлык команда һәм әлеге зур, кирәкле, дөрес һәм игелекле процесста катнашучылар адресына рәхмәт белдерәм. Төбәкләрдә тыныч тормышны яңадан торгызуда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, алар моңа күптән лаек», - дип искәртте Малькевич.
Искәртеп узабыз, киләсе атнада, 17 октябрьдә, Татарстанда иртәнге 10да контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм күрсәтүне максат итеп куйган «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясе башлана.
Марафон барган көнне туры эфирда контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары хакындагы сорауларга җаваплар яңгыраячак.
Марафонның туры трансляциясен «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендәге «Татарстан Республикасы» рәсми төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио», «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиоларында карарга һәм тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына керә һәм 117 кайнар линия телефонына шалтырата ала.
Шулай ук 17 октябрьдә Казанның Бауман урамында, «Җиңү проспекты» метро станциясе, «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» сәүдә үзәге янында пикетлар узачак, анда контракт буенча хезмәт итү турында консультация алырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 колл-үзәге эшли, аларда гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер торалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз