news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Лукашенко “Белоруснефть”не Татарстан нефть тармагында эшләргә җәлеп итү яклы

“Безнең компаниянең сездә эш табуын теләр идек”, - диде Беларусь Президенты Татарстан Президенты белән очрашуда.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан лидерының Минскига эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Беларусь Президенты резиденциясендә - Бәйсезлек сараенда булган очрашуны ачып, Александр Лукашенко, Беларусьта Россиянең Татарстан төбәге турында күптәннән беләләр һәм аның динамикалы үсешен күзәтәләр, дип билгеләп үтте. Татарстанның икътисадтагы, сәнәгатьтәге, инвестицияләрне җәлеп итүдәге казанышлары өчен без шат, бүген сезнең төбәк - күбесе өчен үрнәк, дип таныды Александр Лукашенко.

Беларусь Президенты сүзләренчә, Беларусь һәм Татарстанның икътисади хезмәттәшлегенең алга таба үсешенең төп юнәлешләре сәнәгать, төзелеш һәм инновацияләр булырга тиеш. "Безнең ике яклы мөнәсәбәтләр, әлбәттә, зур күләмле һәм төрле планлы үзенчәлеккә ия, - диде ул. - Алга таба үсешнең төп юнәлешләре итеп без сәнәгать, төзелеш һәм инновацияләрне күрәбез. Авыл хуҗалыгы буенча да сөйләшергә тема бар, бу өлкәдә дә без уртак проектларны билгели алабыз".

Соңгы вакытта товар әйләнеше күләме кимесә дә, Беларусь һәм Татарстанның үсешкә мөмкинлекләре бар, дип саный Александр Лукашенко. Беларусь өчен Татарстан товар әйләнеше күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче унлыкка керә, диде ул.

Өстенлекле юнәлешләрнең берсе - нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек. Беларусь Президенты «Белоруснефть» нефть эшкәртү компаниясен Татарстанның нефть тармагы өлкәсендә эшләү өчен җәлеп итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. " Безнең компаниянең сездә эш табуын теләр идек. Ышандырып әйтә алам: бу, башка компанияләргә караганда, күпкә арзанрак булачак. «Белоруснефть» субподрядларда сезнең белән эшләсен иде. Безгә нефть чыгаруның белорус мәктәбен югалтмаска иде, безнең бу өлкәдәге тәҗрибәбез, нефтьчеләребез һәм аларның бораулау, иске скважиналарны торгызудагы тәҗрибәләре саклансын иде", - диде Александр Лукашенко. Ул «Татнефть» компаниясе белән хезмәттәшлек турында искәртте, аерым алганда, компаниянең Беларусьта ягулык салу станцияләре челтәре бар.

Беларусь Президенты алга таба ике яклы проектларны үстерү әһәмиятен ассызыклады. Алар арасында - Алабугадагы автомобильләр заводы базасында тракторлар җитештерү, Казан лифт төзү заводында җыю производствосы. Товар әйләнеше күләмен үстерүгә, шулай ук Татарстанга Беларусь пассажир, йөк, коммуналь һәм юл техникасын, шул исәптән газ ягулыгында йөри торган техниканы сату, ярдәм итәр иде.

Лукашенко фикеренчә, Татарстанда торак төзелеше һәм инфраструктура проектлары артуны исәпкә алып, төзелеш өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр бар. "Без сездә төзергә, шулай ук төбәккә цемент, керамик плитка, пыяла һәм башка материаллар китерә алабыз", - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкчелегендәге делегацияне Беларусьта җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, биредә сүз булган юнәлешләрнең барысы да перспективалы. Ә нефть эшкәртү, гомумән, нефть тармагында хезмәттәшлек бик мөһим. Татарстан лидеры искәрткәнчә, бүген Беларусь территориясендә "Татнефть" компаниясенең транспортка ягулык сала торган 17 станциясе эшли. Аның сүзләренчә, андый станцияләр санын арттырырга теләк бар, мисалга, тагын 4не төзеп була. Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенкодан бу мәсьәләдә ярдәм итүен сорады, аерым алганда, ягулык салу станцияләре төзү өчен җир кишәрлекләре бирүдә ярдәм кирәк.

Беларусь нефтьчеләренең "Татнефть" ГАҖ белән хезмәттәшлеге турында Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәлә каралачак, компания җитәкчелегенә тиешле йөкләмә биреләчәк, дип ышандырды. Моннан тыш, безне нефть химиясе өлкәсен үстерү дә кызыксындыра, диде. Әйтик, шиннар җитештерү блогы бар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген глобаль интеграция кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100