Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Лапин: Татарстан фронт өчен куәтле тыл үзәгенә әверелде
Татарстан махсус хәрби операция үткәрү вакытында фронт өчен куәтле тыл үзәгенә әверелде. Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин «Нәтиҗәгә эшлибез!» форумында шулай дип белдерде.
«Татарстан, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, көчле тыл үзәгенә һәм фронт өчен резервлар әзерләү урынына әверелде. Республикабызда яшәүче дистәләгән мең кеше махсус операциягә үз теләге белән китте, 17 татарстанлыга Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Хәрби бүләкләр саны буенча республика - ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә», - дип искәртте хәрби җитәкче.
Моннан тыш, Татарстан махсус операция уздыруның беренче көннәреннән үк хәрбиләргә һәм яңа төбәкләргә ярдәм күрсәтүгә кушылды. Сугыш хәрәкәтләре башланып бер атна үтүгә үк республикадан беренче шефлык һәм гуманитар ярдәм килә башлады, дип өстәде Лапин.
«Хәзер иң мөһиме – хәрбиләр тыныч тормышына әйләнеп кайтсын, фатирлы, эшле булсын һәм сәламәтлекләрен яхшыртсын өчен барысын да эшләү», – дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз