news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Лапин Дәүләт Думасында нинди мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәген әйтте

Александр Лапин Дәүләт Думасында нинди мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәген әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Россия Федерациясе Дәүләт Думасында теләсә нинди эш юнәлеше буенча хезмәт итәргә әзер, әмма аның өчен сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре якынрак. Лапин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Солдаттан алып генералга кадәрге озын карьерамда гражданлык өлкәсендә дә, хәрби өлкәләрдә дә күпкырлы тәҗрибә тупланды. Шуңа күрә мин максималь файда китерә алган җирдә эшләргә әзер. Әлбәттә, минем өчен хәрби эш һәм ветераннарга ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләр якынрак», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Бүген генерал-полковник Александр Лапин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды. Ул Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты урынына дәгъва кылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot