Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Красных йөзү буенча халыкара турнирда ике медаль яулады
Ярышларда Олимпия уеннары, дөнья чемпионнары һәм призерлар, дөнья рекорды ияләре, FINA дөнья рейтингы лидерлары катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 11-12 майда Будапештта FINA Champions Swim Series йөзү буенча яңа халыкара турнирның икенче этабында Татарстан спортчысы Александр Красных ике медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Турнирда йөзү буенча Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчысы Александр Красных чыгыш ясады. Ул ярышларда 2 медаль яулады. Бөгелмәдә туып-үскән егет 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә, 1 минут 46,91 секунд вакыт күрсәтеп, икенче булды", диелгән бу хәбәрдә..
Ярышларның җиңүчесе литовец Данас Рапшис (1.46,74) булды, өченче урынны венгр Доминик Козма (1.47,12) алды.
Шулай ук Александр Красных 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 3 минут 47,85 секунд нәтиҗә күрсәтеп, финишка өченче килде. Беренче - литвалы Данас Рапшис (3.43,36) булды, икенче урында – украиналы Михаил Романчук (3.47, 08).
Ярышларда Олимпия уеннары, дөнья чемпионнары һәм призерлары, дөнья рекордлары ияләре, FINA дөнья рейтингы лидерлары катнаша.
Хәзерге вакытта Александр Красных һәм Татарстанның тагын бер вәкиле Вероника Андрусенко 12-28 июльдә Кванджуда (Корея Республикасы) узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз