news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Красных Татарстанга яңа җиңүләр белән кайтты

Бөгелмә йөзүчесе Европа чемпионатында алтын һәм көмеш медаль яулады.

Александр Красных Татарстанга яңа җиңүләр белән кайтты
mdms.tatarstan.ru

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 13-17 декабрь көннәрендә Даниянең Копенгаген шәһәрендә кыска сулыкта – 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Европа чемпионаты узды. Татарстан йөзүчесе Александр Красных чемпионатта ике медаль яулады.

Әлеге чемпионатта Европаның 47 иленнән 550 йөзүче 40 комплект медаль өчен көч сынашты. Россия йөзүчеләре 9 “алтын” яулап, яңа рекорд куйды – 2008 һәм 2013 елларда 8 җиңү булган.

Чемпионатта 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә – беренче, 200 метр арада икенче урын яулаган Бөгелмә спортчысы, 22 яшьлек Александр Красных Татарстанга кайтып җитте. Татарстанда аны республиканың Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Спорт әзерлек үзәге вәкилләре, якыннары каршы алды.

“Елны уңышлы узды дияргә була: дөнья чемпионатында – ике, инде хәзер Европа чемпионатында ике медаль. Минемчә, бу начар нәтиҗә түгел. Чөнки озын бассейнда үземнең вакытны яхшырта алдым. Ә кыска бассейнда, кызганыч, бик үк уңышлы булмады, канәгать түгелмен”, – дип китерә министрлыкның матбугат хезмәте Красныхның сүзләрен.

Татарстан йөзүчесе, тренер белән әлеге кимчелекләрне ачыклауларын һәм мондый хаталарның алга таба кабатланмаячагына ышануын да җиткерде.

Сүз уңаеннан, кичә Татарстанда “Ел спортчысы” тантанасында Александр Красныхның “Ел лидеры” номинациясендә җиңү яулавы билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100