Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Козлов: Тилчә авыруын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә
Вирус йөртүче булуга карамастан, сыер-сарык малы авыруга чыдамрак.
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тилчә вирусын мөгезле яшь терлекләр авыррак кичерә. Бу хәбәрне Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов «Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.
“Бу авыру белән пар тояклы барлык мал-туар да авырый ала. Әмма иң авырын мөгезле яшь терлекләр кичерә. Сарык, кәҗә авыруга берникадәр чыдамрак. Шулай булуга карамастан, алар да вирус йөртүче булып санала. Без шуңа күрә Россельхознадзор белән бергә Корбан бәйрәме алдыннан да җитәкчеләргә, халыкка еш кына мөрәҗәгать белән чыгабыз. Мөгезле вак терлекне республика территориясенә кертүне чикләргә кирәк. Бу безне күп төрле авырулардан, бәлаләрдән саклап кала, – диде.
Тилчә авыруы соңгы тапкыр Татарстанда – 1986, Башкортстанда 1977 елда теркәлгән. Ул – карантинлы авыру, юлында очраган беркемне дә, берәрсәне дә аямый.
Исегезгә төшерәбез, Башкорстанның Туймазы районында тилчә авыруы вирусы табылып, мең башка якын мал-туар юк ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз