Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Конышев IRONSTAR 113 KAZAN 2018 TIMERMAN CUP “ярымкорыч” дистанциядә җиңде
Параспортсмен дистанцияне 1 сәгать 7 минут һәм 6 секундта узды.
(Казан, 5 август, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Дивногорск параатлеты Александр Конышев IRONSTAR 113 KAZAN 2018 TIMERMAN CUP кысаларында терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән триатлетлар арасында узган ярышта финишка беренче булып килде. Параспортсмен дистанцияне 1 сәгать 7 минут һәм 6 секундта узды.
“Иң кыены йөзү этабы булды. Су кесәл сыман, йөзү кыен. Әмма велоузышта яхшы булды, күнекмәләр вакытында ныклап шөгыльләнгән идем. Үземә гаҗәпләндем, үз категориямдә җиңү яулармын дип уйламаган да идем”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты спортчы.
Паратриатлонист шулай ук аңа Казанның ошавын һәм бирегә һичшиксез яңадан киләчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз