news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Коновалов гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Александр Коновалов гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан гүзәл затларга котлау белән мөрәҗәгать итте.

Идел буе федераль округындагы барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Бүгенге көндә җәмгыятьтә хатын-кызлар роленең нинди мөһим һәм бөек икәнлеген аңлыйбыз.

Җәмгыятебездә хатын-кыз ана, гаилә учагын саклаучы гына түгел, ә бәлки белгеч, һөнәрмәнд, актив һәм әһәмиятле социаль процессларда катнашучы булсын өчен кыенлыкларны җиңеп чыгарга тиеш.

Бүген Идел буе төбәкләрендә шушы хәлне тәэмин итү өчен күп нәрсә эшләнә, тик Идел ярларында яшәүче Россия хатын-кызы илендә, төбәгендә үзен чын хуҗабикә итеп тойсын өчен күп эшләр башкарырга кирәк әле. Ул тормышта үз урынын тапсын, 8 мартта гына түгел, ә елның 365 көнендә дә тулысынча үзенең бөеклеген тойсын, тормышта сөенеп яшәсен һәм үзенең тирә-юнендәге кешеләрне сөендерсен. Бәйрәм белән Сезне!

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов

news_right_1
news_right_2
news_bot