Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Колпаков Рөстәм Миңнехановны Җиңү көне белән котлады
9 Май – халкыбызның ныклыгын, батырлыгын һәм патриотлыгын символлаштыручы бәйрәм. Туган илгә мәхәббәт, намус һәм бурычка тугрылык безнең халык өчен бар нәрсәдән өстенрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Җиңү көне белән котлавында Россия Президенты эшләре белән идарә итүче Александр Колпаков белдергән.
«Буыннар үзгәрә, тик сугыш Геройларына мөнәсәбәт үзгәрми – без аларның истәлеген хөрмәт итәбез, батырлыгы һәм фидакарьлеге алдында баш иябез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү традицияләрен саклауда уңышлар телим», – диелгән телеграммада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз