Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Колесов «Элекон» заводының генераль директоры итеп билгеләнде
Моңа кадәр әлеге вазифада Николай Ураев эшли иде.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). «КАН Авто» автомобиль холдингы генераль директоры Александр Колесов «Элекон» ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына холдингның матбугат хезмәтеннән.
Моннан тыш, «КАН Авто»ның корпоратив идарә буенча вице-президенты Вадим Максимов Казан оптика-механика заводы генераль директоры итеп билгеләнде.
«Алар «КАН Авто» компанияләр төркемендә эшчәнлеген дәвам иттерәчәк», - дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.
- Моңа кадәр «Элекон» заводы генераль директоры Николай Ураев иде. Ә Казан оптика-механика заводын Сергей Раковец җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз