Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Худилайнен: “Татарстан белән хезмәттәшлегебез тирәнәя барыр дип ышанабыз”
Очрашуда медицина, туризм, урман хуҗалыгы тармагы, мәгълүмат өлкәсе юнәлешләре буенча хезмәттәшлек аерып күрсәтелде
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Карелиягә Татарстан рәсми делегациясе визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән очрашты.
Башта төбәкләр җитәкчеләре үзара сөйләшү барышында хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, аннары очрашу киңәйтелгән составта узды. Чарада Карелия Закон чыгару җыены Рәисе Владимир Семенов, Карелия Республикасы буенча федераль инспектор Иван Сивин, Петрозаводск мэры Галина Ширшина, Петрозаводск дәүләт университеты ректоры Анатолий Воронин, Карелия башлыгы урынбасарлары һәм республика дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар бар.
Очрашуны ачып, Александр Худилайнен искә төшергәнчә, ике республика хезмәттәшлегенә Карелия делегациясенең Татарстанга 2014 елның июлендәге визиты нигез салды. «Татарстан белән хезмәттәшлегебез тирәнәя барыр дип ышанабыз», - дип өстәде Александр Худилайнен.
Карелиядә чагында Татарстан делегациясе әгъзалары күп кенә эшлекле сөйләшүләр алып барды, "OSB" йомычкадан плитәләр эшләп чыгара торган «Калевала» агач эшкәртү комбинатында, Петрозаводск дәүләт университетының Югары биомедицина технологияләре институтында булды, IT-парк эше белән танышты. Шуңа күрә дә Карелия Хөкүмәтендә узган очрашуда икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге төгәл мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Карелиянең көндәшлек өстенлеген, ресурс базасын һәм икътисадый потенциалын югары бәяләде. «Географик яктан урнашуыгыз, табигать һәм климат шартлары, файдалы казылмалар сезнең төбәккә күп кенә көндәшлек өстенлекләре бирә һәм без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Безгә вак таш, яхшы сыйфатлы таш, агач материаллар кирәк», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан компанияләре Петрозаводск дәүләт университеты белән хезмәттәшлек итәргә телиләр. Татарстан Президенты җитештерүгә автоматлаштырылган идарә системалары өлкәсендәге эшләнмәләргә, кадрлар потенциалына аерым игътибар бирде.
Очрашуда медицина, туризм, урман хуҗалыгы тармаклары, мәгълүмат өлкәсе юнәлешләре буенча хезмәттәшлек аерып күрсәтелде. Татарстан делегациясе әгъзалары Карелиягә үзләренең төбәк сәнәгать технологияләрен һәм продукциясен файдаланырга тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Карелия белән Финляндиянең дәүләт чиге буендагы хезмәттәшлеге тәҗрибәсе, «MB Barbell» урам тренажерлары белән кызыксынды. Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туроператорлар өчен үзара мәгълүмати турлар уздырырга тәкъдим итте.
Хезмәттәшлекне үзара үстерү чаралары Карелия Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру беркетмәсендә чагылдырылды.
«Беркетмә - уртак эшебезнең башы гына әле. Безнең Татарстаннан өйрәнәсе нәрсәләребез күп. Сез зур уңышларга ирешкәнсез, ә безнең исә Татарстан ике дистә елда узган юлны кыскарак вакытларда узасыбыз килә», - диде Александр Худилайнен.
Бу хакта ТР Президенты матубгат хезмәте белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз