news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Александр Гусев Леонид Барышевны ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайлануы белән котлады

Л.Барышев сайлаучыларның 58, 21 процентының тавышын җыйган иде. Сайлаулар узучы Сәйдәш округында 9 кандидат теркәлгән иде, аларның җидесе үз-үзләрен тәкъдим итте

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген дњртенче чакырылыш ТР Дђњлђт Советыныћ алтынчы утырышы уза. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар катнаша.
Бүген сессия вакытында агымдагы елның 11 октябрендә сайланган ТР Дәүләт Советы депутаты, “Эссен Продакшн АГ” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Леонид Барышев тәкъдим ителде.
Л.Барышев сайлаучыларның 58, 21 процентының тавышын җыйган иде. Сайлаулар узучы Сәйдәш округында 9 кандидат теркәлгән иде, аларның җидесе үз-үзләрен тәкъдим итте.
ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышын алып баручы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев Л.Барышевны депутат булып сайлануы белән котлады һәм уңыш теләде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100