news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифлар комитеты рәисе торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр артуның сәбәбен аңлатты

Россиядә һәм Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның күптән түгел артуы инфраструктураны үстерү һәм өзлексез эшчәнлекне тәэмин итү, халыкны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү ихтыяҗы белән бәйле. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Коммуналь хезмәтләрнең бәясе предприятиеләр өчен дә, халык өчен дә адекват. Сыйфат бәягә тәңгәл килергә тиеш. Шунлыктан безгә хәзер шундый механизм эшләргә кирәк, әгәр дә сыйфат тарифлар карарларында булган параметрларга җавап бирми икән, коммуналь түләүләрне фиксацияләү һәм киметү ягына таба яңадан исәпләү процедурасы кулланылачак», – диде ул журналистларга.

Былтыр илнең барлык төбәкләрендә Россия Хөкүмәте карары белән коммуналь хезмәт тарифлары ике тапкыр (1 июльдә һәм 1 декабрьдә) индексацияләнүен искәртте Груничев. Киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә генә узачак. Ягъни, 2022 елның 1 декабрендә билгеләнгән тарифлар ел ярымнан артык вакыт гамәлдә булачак.

«Югарыда телгә алынганнардан тыш, энергия ресурсларының бәясе күтәрелү һәм эш хакларын, аеруча авыл җирлегендә, хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсенә җиткерү торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның артуында төп факторлар булып тора», – дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100