news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Гинцбург: Коронавирусның авыр мутациясе барлыкка килергә мөмкин

«Дельтакрон» үзеннән-үзе куркыныч тудырмый», - дигән галим.

Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» («дельтакрон») штаммнары күрсәткәнчә, COVID-19 вирусының үзгәрүчәнлеге зур һәм мутацияләр белән генә чикләнми. Бу хакта Николай Гамалеи исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург сөйләгән.

«Бу алга таба вирусның авыр мутациясе барлыкка килергә мөмкин булуы турында сөйли», - дип яза ТАССка сылтама белән «Российская газета» интернет-порталы. Шул ук вакытта «дельтакрон» үзеннән-үзе куркыныч тудырмый һәм эпидемиологик потенциалга ия булмаска мөмкин, дип билгеләгән галим.

Гинцбург Россия халкына яңа эпидемия сезоны алдыннан яңадан вакцина ясатырга киңәш иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100