news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Галибин фильмының премьерасы Казан кинофестивалендә булачак

Александр Галибинның «Приключения маленького Бахи»/»Нәни Баха маҗаралары» балалар гаилә фильмының премьерасы Казанда – Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында була.

Әлеге премьераны кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова форумның быелгы яңалыкларының берсе буларак атады.

«Нәни Баха маҗаралары» фильмы Дагестанда төшерелгән. Фильмның төп герое – сигез яшьлек малай. Бер яктан аның холкы гаиләгә мәшәкать тудырса, икенче яктан төрле проблемаларны чишәргә булыша.

Фильм кинотеатрларда 27 октябрьдә чыгачак.

Александр Галибин татар һәм башкорт тамашачысына Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Сестренка» фильмының режиссеры буларак та таныш.

  • XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot