news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Далматов Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә телесериал төшерә башлаячак

Александр Далматов Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә телесериал төшерә башлаячак
Фото: © «Татар-информ»

Кинорежиссер Александр Далматов Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы нигезендә телесериал төшерәчәк.

«Бу телесериалны төшерергә Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе мөмкинлек бирә. Телесериал «Кеше китә – җыры кала» телесериалы кебек үк ТНВ каналында күрсәтеләчәк», – диде Александр Далматов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Яңа сериалга кастинг 16-17 июньдә узачак. Төп геройлар Мәдинә һәм Мирзанур рольләренә дә, башка рольләргә артистлар сайланачак.

  • Кастингта катнашырга язылу өчен сылтамалар тәкъдим ителә https://forms.gle/j6q7xnDpGPtWsn6s6, https://forms.gle/4Wx61VJgpso9bEgA8
  • «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле заманында Әлмәт театрында куелып, театр аның белән 1979 елда Тукай премиясен алган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot