«Планнар күп, акча юк. Минем классиканы гына түгел, башка әйберләр дә төшерәсе килә. «Кырык дүртнең май аенда» - үзем теләп алган эшем иде, «Кеше китә – җыры кала» сериалы тәкъдимнәр аша килде – чөнки Мөхәммәт Мәһдиевның һәм Туфан Миңнуллинның әсәрләрен төшерергә тәкъдим ителде. Туфан абыйның «Сөяркә»сен төшерәсем килгән иде – бирмәделәр.
Мәһдиев иҗаты белән начар таныш идем, чөнки мин университетка кергән елларда анда мәһдиевчылык бар иде, бөтенесе аны сөйләде, мин бөтен кеше сөйләгән әйбер белән кызыксынмый башлыйм. Мәһдиевның шушы «Кеше китә – җыры кала» әсәрен генә белә идем – чөнки мин аны депрессияләр вакытында укый идем, ә алар күп була иде. Мәһдиев дигәч, шул әсәргә алынырга теләвемне әйттем, аны төшереп буласына беркем дә ышанмады. Ә без төшердек. Классикадан алга таба Аяз Гыйләҗевның «Яра»сын төшерәсем килә. Алга таба яңа исемнәр ачасым килә...», – ди ул.
Фильм турында әйтелгән фикерләрне «Интертат» сайтында Рузилә Мөхәммәтова язмасында укый аласыз.