Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Далматов: Безгә Тукайга багышланган фильм кирәк
Кинорежиссер Александр Далматов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2026 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында яңгыраган Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлил кебек шагыйрьләрнең мирасын киң танытуга бәйле фикерләргә игътибарны юнәлтте.
«Икътисад, сәнәгать мәсьәләләре белән бергә татар мәдәниятен үстерү, татарның үзтәңгәллеген саклау мәсьәләләре күтәрелүе бик шатландыра, татар сәнгате үсешендә алгарыш, яңарыш булыр дигән өмет уята. Анда Габдулла Тукайның 140 еллыгы турында аерып әйтелде. Теманы дәвам итеп, безгә Тукайга багышланган фильм кирәк дип әйтер идем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Казахлар да, башкортлар да үзләренең зур шагыйрьләре турында яхшы фильмнар төшерде. Мәсәлән, шагыйрь Шәехзадә Бабичның Башкортстан Республикасына керткән өлеше бик матур итеп күрсәтелде», дип дәвам итте кинорежиссер.
Александр Далматов Тукайның 140 еллыгына фильм әзерләп өлгереп булмаслыгын аңлый, ләкин Тукайның 140 еллыгына шушы оештыру эшләрен башлап җибәрергә кирәклеген искәртә. «Татар телендә шундый фильм тәкъдим итеп, башка төрки халыклар алдында да үзебезне күрсәтә алыр идек», – ди ул.
- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2026 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында: «Киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Аларның иҗаты бүген дә тормышчан. Безнең уртак бурыч – шагыйрьләрнең мирасын киң таныту. Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлеге кысаларында киләсе елны «Габдулла Тукай елы» дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Мин әлеге тәкъдимне хуплыйм», дигән юллар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз