news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Черемнов “Үлемсез полк” тарихны яңадан язарга юл бирми дип саный

Сугышта катнашкан туганнар исән булса, сугыш турында күбрәк сорашыр идем, диде депутат.

Александр Черемнов “Үлемсез полк” тарихны яңадан язарга юл бирми дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Черемнов “Үлемсез полк” гражданлык-патриотик хәрәкәте тарихны яңадан төзәтеп язарга юл бирмәс дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Үлемсез полк” – бар гомергә һәм буынга сакларга тиешле хәтер. Без бүген бәйрәм иткән Җиңү көне – югары кыйммәткә ия. Моны оныту мөмкин түгел. Кемдер хәзер тарихны яңадан төзәтеп язарга маташа, ләкин ул булачак хәл түгел”, - диде ул.

Акциягә ул бабасы – Николай Черемновның портретын тотып килгән. “Ул 1911 елда туа. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк армиягә алына. Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан бары тик 1948 елда гына кайта”, - диде депутат бабасы турында.

“Ул вакытта сугышта катнашып, туган якларына кайтканнарның барысы да күп сүз сөйләмиләр иде. Без дә бик үк яхшысынмадык, артык сорау бирергә оялдык. Бүген исән булсалар, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк сорашыр идем” , - дип саный ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot